четверг, 4 октября 2018 г.

«Кабартма» әкияте.



«Кабартма» әкияте.
Автор: учитель высшей квалификационной категории
Богапова Зухра Фаризановна
гимназии № 4
Кировского района г. Казани.
Катнашалар: автор, бабай, әби, куян, кабартма, бүре, аю, төлке.




Автор:
       Яшәгән ди бабай белән әби.Менә бабай әбигә әйтә:
Бабай:
-И-и, карчыгым! Бик ашыйсым килә. Ясап бирче миңа кабартма.
Автор:
        Менә карчыгы, онны иләп, камыр баса. Камыр әзер булгач, кабартма ясый да тәрәзә төбенә киптерергә куя.
        Кабартма кипкәч тәрәзәдән сикереп төшә дә йөгереп китә. Йөгерә-йөгерә, урманга җитә. Урманга керсә, аңа Куян очрый.
Куян:
-Сандугачлар ияләшкән
Су эчәргә миләштән.
Сагнуларым бетәр әле
Сине күреп сөйләшсәм.
Кабартма:
-Уф, Куян,Куян, Куян,
Ашамачы син мине.
Мин бит ямьсез, мин бит тәмсез,
Мәле тот син кишерне.
Автор:
Кабартма Куяннан качып китә. Бара-бара бүрегә очрый.
Бүре:
-Оныт мәшәкатьләренңе,
Оныт инде беразга.
Сыйпап-сыйпап чәчләремне,
Бер иркәлә, бер назла.
  Утыр әле яннарыма,
  Ял булсын җаннарыма.
Кабартма:
-Син алдакчы, соры Бүре,
Беләм синең ниятен.
Ашыгам мин, юлдан кит син,
Очрашырбыздыр әле.
Автор:
Бүредән дә качып китә. Бара-бара Аюга очрый.
Аю:
-Мин сине шундый сагындым,
Сизәсең микән шуны?
Айны болытлар капласа,
Табарсын микән юлны?
Кабартма:
-Мин дә сине сагындым, Аю,
Тик беләсеңме шуны:
Яшәсем килә минем,
Сау бул, хуш, пока, киттем!
Автор:
Аюдан да качып китә. Бара-бара Төлкегә очрый.
Төлке:
-Ай, кем килә! Исәнме, Кабартма. Син нинди матур,нинди тәмле! Күп йөреп аргансындыр. Минем алдыма утырып бераз ял ит. Ә мин сиңа җыр җырлыйм:
  Әлли-бәлли итәр бу,
  Авызыма китәр бу,
  Йокла тизрәк, кабартма,
  Йом-йом күзен, уянма.
Кабартма уянып:
-Аһ,син алдакчы, Төлке!
Мин әбидән дә киттем,
Мин бабайдан да киттем,
Мин куяннан да киттем,
Мин бүредән дә киттем,
Мин аюдан да киттем,
Синнән китәм дә китәм,-дигән дә качып киткән.
Төлке:
-Эх, булмады!

Комментариев нет:

Отправить комментарий

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...